12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Валиева Г.Ш.76
Россия, Татарстан респ., Рыбно-Слободский район Республики Татарстан

Сәбәп-максат рәвешләре

Хәерле иртә, дустым! Хәерле көн, укытучым!

Күр, ничек эшли кояш: иртә тора,таң аттыра, Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра. Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад (тырышлык) итсәң һаман, Күп арасында кояш күк, ялтырарсың бер заман! Күр, ничек эшли кояш: иртә тора,таң аттыра, Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра. Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад (тырышлык) итсәң һаман, Күп арасында кояш күк, ялтырарсың бер заман! Г.Тукай

Т Е С Т 1. Рәвеш ул- а) мөстәкыйль сүз төркеме ә) ярдәмче сүз төркеме 2. Рәвешнең сораулары: а) ничә? ничәнче? ничәү ? ничәшәр? ә) ничек? күпме? кайда? кайчан ? 3. Рәвешнең дәрәҗәләре: а) 4 ә) 3 4) Татар телендә рәвешләр була: а) тамыр һәм ясалма ә) тамыр һәм парлы 5) Болар нинди рәвешләр: кинәт, аягүрә, әкрен а) күләм-чама рәвешләре ә) саф рәвешләр

Җаваплар 1. а 2. ә 3. ә 4. а 5. ә Бәяләү: бер хатасы да юк - “5”ле, 1 хата булса - “4” ле, 2-3 хата булса - “3” ле

Текст Укы. Текстны русчага тәрҗемә ит. Беркөн урамнан барам. Светофорның яшел уты яна. Урам аша чыга торган кечкенә генә малай белән әбине күреп, ирексездән туктап калдым. Малайның бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. Юлны чыккач, әби малайга: – Рәхмәт, улым! – диде. Малай тиз - тиз китеп барды. Шулчак мине бер абый туктатты. Ул үзенең ерактан килгәнен әйтте. Сүзлекчә. Ирексездән – поневоле Төенчек – небольшой свёрток

Дәреснең темасы: Сәбәп – максат рәвешләре

Кагыйдә! Сәбәп – максат рәвешләре -Эш яки хәлнең үтәлү сәбәбен яки максатын белдерә; -Ник? Нигә? Нилектән? сорауларына җавап бирә Мәсәлән: юкка (сөйләмәде), бушка (йөрми), юри (көлде) әрәмгә ( үткәрде)

саф охшату-чагыш-тыру күләм-чама урын вакыт сәбәп-максат  тиз  безнеңчә  шактый  ерак кышын  юри   шәп  уттай  аз-маз      юкка  берьюлы  русча                    

Өй эше 1. 252 нче күнегүне эшлә. 2. Сәбәп-максат рәвешләре булган 5 җөмлә табып яз. 3. Рәвешнең төрле төркемчәләрен кулланып мәктәптә үткәрелгән ял кичәсе турында кечкенә күләмле хикәя яз.